8 июль көнне Татарстанның Нурлат шәһәрендә «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәме узачак. Соңгы елларда бәйрәмдә этник ишегалларын үткәрү традициясе барлыкка килде, биредә теләгән һәркем өчен бай чуваш мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бар. Махсус мәйданчыкта милләтнең көнкүреше, гаилә традицияләре, милли бәйрәмнәре турында мәгълүмат алып була. “Осталар шәһәрчегендә” декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм программасында милли уеннар, конкурслар уздыру бар.
“Уяв” бәйрәмен оештыручылар бай тәҗрибә туплаган, алар традицион бәйрәм элементларына заманча яңгыраш та бирергә омтыла. Соңгы елларда чараның масштаблары киңәйгән: спорт, уен, тамаша мәйданчыклары саны арткан. Бүгенге көндә “Уяв” – чуваш бәйрәме генә түгел, берләштерүче чара да. Бу көнне катнашучылар борынгы җырлар, милли йолалар башкара.
Быел бәйрәмгә республиканың 18 муниципаль районыннан 35, Россия төбәкләреннән 30 коллектив килүе көтелә.