8 июль көнне «Археос» чатырлы тарихи-туган якны өйрәнү лагерының чираттагы сменасы башлана. Соңгы елларда әлеге лагерь Биектау районы территориясендә уздырыла.
Ел саен лагерь Идел-Кама тарихының билгеле бер чорына багышлап үткәрелә. Быел укучылар 4 гасыр элек булган болганчык елларга әйләнеп кайтачак. Вакытлыча гына XVII гасырда яшәүчеләр буларак үзләрен укчы, һөнәрче һәм башка персонажлар ролендә сынап карый алачак.
Биредә ял итүчеләргә Россия тарихы курсыннан лекцияләр укылачак, укучыларны шул чорның көнкүреше, холкы, законнары белән таныштырачаклар. Тарихи вакыйгалар, персонажлар җанланып, мавыктыргыч маҗараларда катнашу мөмкинлеге булдырыла.
Укучылар бизәнү әйберләре ясау, чүлмәк, күн белән эшләү, билбау үрү, учакта ашарга пешерү, атта йөрү кебек һөнәрләр үзләштерәчәк. Аларны шулай ук театраль студия, катлаулы вәзгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу көтә.
Фәнни реконструкция бүлеге: +7(843)292-72-67
Милли музей матбугат хезмәте: +7(843) 292-32-18