13 июль көнне Яшел Үзәндә “Сәнгать белән очрашу урыны” исемле Бөтенроссия проекты эшли башлый. Ул Россия мәдәният министрлыгы һәм “РОСИЗО” музей-күргәзмәләр үзәгенең инициативасы белән илебезнең 52 кече һәм урта шәһәрендә гамәлгә куелды. Быел проект тагын 9 төбәк юнәлешен үзләштерде, алар арасында Яшел Үзән шәһәре дә бар.
Проектның бурычы - Россиянең үзәктән ераграк урнашкан төбәкләрендә яшәүчеләр өчен сәнгать белән танышу мөмкинлеге булдыру. Проект кысаларында «РОСИЗО» белгечләре тарафыннан әзерләнгән материаллардан интерактив экскурсияләр үткәреләчәк, видеолекцияләр күрсәтеләчәк.
Проектның яшь катнашучылары - 11-12 һәм 13-15 яшьлек яшүсмерләр өчен кабат «Моя картина говорит» исемле төбәкара рәсем конкурсы оештырылачак. Финалистлар «Артек» Халыкара балалар үзәгендәге тематик сменаларга барачак.
Күргәзмә 13 - 29 июль көннәрендә, сишәмбедән якшәмбегә кадәр 9.00-19.00 сәгатьләрдә эшли. Дүшәмбе – ял көне.
Күргәзмә, экскурсия һәм лекцияләргә керү бушлай.
Элемтә өчен: Гегечкори Лали Александровна +7 926 527 84 67, art@rosizo.ru