20 июнь 13.00 сәгатьтә Сукырлар һәм күрмәүчеләр өчен китапханәдә күрмәүчеләр өчен махсус эшләнгән Татарстан архитектура һәйкәлләре экспозициясе ачыла. Китапханә белгечләреннән торган иҗади төркем җәмәгатьчелек игътибарына «Татарстан осязаемый» проектын тәкъдим итә.
Проектны гамәлгә кую нәтиҗәсендә республикабызның иң популяр урыннары, символлары булган архитектура һәйкәлләренең 3D макеты әзерләнгән. Алар - Спасс манарасы, Губернатор сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете.
Ачылу тантанасында Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы, күрү буенча инвалидлар оешмалары вәкилләре, Сукырлар һәм күрмәүчеләр өчен китапханә белгечләре, киң җәмәгатьчелек катнашачак.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
Экспозицияне тәкъдир итү 13.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Серов урамы, 3 йорт адресы буенча була.
Белешмәләр өчен телефон: 89033438746 (проект авторы Гөлүсә Закирова).