Әтнәдә театраль-тамаша учреждениеләренең XI Республика Сабантуе үткәреләчәк

2018 елның 22 июне, җомга

24 июньдә Әтнә районының Сабантуй мәйданында театраль-тамаша учреждениеләренең XI Республика Сабантуе уздырыла. Быел традицион бәйрәмдә республиканың дәүләт театрлары катнаша. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге  татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте  оештыра.

Театраль-тамаша учреждениеләренең XI Республика Сабантуе милли бәйрәмне, сәнгать һәм иҗат жанрларын популярлаштыру, Татарстанның дәүләт театрлары арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту максатын күздә тотып оештырыла.

Театраль-тамаша исемен йөртсә дә, бу Сабантуйда да традицион ярышлар була: көянтә белән су ташу, гер күтәрү, капчык белән йөгерү, чүлмәк вату, бию марафоны һәм, әлбәттә, милли көрәш. Мәҗбүри ярыш төрләрендә катнашып җиңү яулаганнарга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Милли көрәштә өстен калган батырга сарык һәм Татарстан Президентыннан махсус бүләк – автомобиль бирелә. Әйтергә кирәк, бу төр ярышта бар тик дәүләт театрлары артистлары гына көч сынаша ала.

Бу Сабантуй 2005 елдан бирле үткәрелә. Аны уздыру инициативасын беренче булып  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры тәкъдим иткән. Тәүге Сабантуй Биектау районының Әлдермеш районында узган. Хәзер әлеге бәйрәмдә ел саен 3 меңнән артык артист катнаша.

Сабантуй моңа кадәр тагын Арча, Питрәч, Саба, Мирный  бистәсендә, Чаллы һәм Буада үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International