“Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, “Эрмитаж-Казан” үзәге Дәүләт Третьяков галереясе тупланмасыннан 1871-1902 еллар сәнгатенә багышлап әзерләнгән күргәзмәгә чакыра. Әлеге экспозиция - Третьяков галереясе тарафыннан “Казан Кремле” музей-тыюлыгында гамәлгә куелучы икенче проект.
Күргәзмәдә XIX гасырның икенче яртыеллыгында иҗат иткән күренекле рәссамнәрнең 57 әсәре урын алган. Экспозиция берничә дистә ел дәвамында сынлы сәнгать өлкәсендәге иҗади эзләнүләр, яңалыкларны үз эченә ала.
«Эрмитаж-Казан» үзәгенең күргәзмә залларында Илья Репин, Иван Крамский, Владимир һәм Константин Маковский, Илларион Прянишников, Василий Поленов, Иван Шишкин, Виктор Васнецов, Исаак Левитан һәм бу чорның башка күренекле осталарының эшләре куелган.
Беренче күчмә күргәзмә 1871 елда оештырылган булган. Аның белән рәссамнар популярлык кына казанып калмый, рус сәнгатенең берничә дистә елга иҗади юнәлешен дә билгели. 1870-1880 еллар сәнгате өчен көнкүреш чынбарлыгын, тирә-якның аеруча кискен моментларын сүрәтләү хас.
1871елдан башлап Мәскәү һәм Петербургта 48 күчмә күргәзмә үткәрелгән, моннан тыш, экспозиция Россиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәтелгән.
Казан Кремлендәге күргәзмә өчен Третьяков галереясе үзенең даими экспозициясеннән 27 әсәрен тәкъдим иткән.
Хөрмәтле журналистлар! 13 июнь көнне 15.00 сәгатьтә матбугат конференциясе була, ә 16.00 сәгатьтә Дәүләт Третьяков галереясе тупланмасыннан 1871-1902 еллар сәнгатенә багышлап әзерләнгән күргәзмә ачыла. Матбугат-конференциясендә күргәзмә кураторы, сәнгать белгече Юденкова Татьяна, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева катнашачак.
Күргәзмә 14 июньнән 16 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
Чемпионат көннәрендә 15 июньнән 8 июльгә кадәр чарага 10.00-20.00 сәгатьләрдә килергә була.
Элемтә өчен: (843) 567-80-32, (843) 567-80-34
Рәсми сайт http://kazan-kremlin.ru/museums/tsentr-ermitazh-kazan/