Татарстанда «Иман моңы» фестивале узачак

2018 елның 9 июне, шимбә

Татарстан республикасында “Иман моңы” исемле VII тынлы музыка Фестивале үткәрелә. Форумны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы оештыра. Фестиваль концепциясе Зөя утрау-шәһәрчеге, Казан һәм Болгарда төрле конфессия музыкаларына багышланган  тематик концертлар оештырудан гыйбарәт. Чараларга керү ирекле.

Форум 2012 елда тынлы музыка мәдәниятен популярлашыру, төрле конфессия вәкилләрен берләштерү, дөнья музыка сәнгате белән таныштыру максатыннан оештырылган. Шулай ук төрле  милләт һәм төрле дин тотучыларның дустанә яшәү территориясе буларак Татарстанның имиджын ныгыту да күздә тотыла.

Фестивальнең ачылышы 12 июньгә Зөя утрау-шәһәрчегендә билгеләнгән.

26 июньдә 19.00 сәгатьтә Казан Кремлендә “Иман моңы” фестиваленең  гала-концерты була.  

Форумның йомгаклау концерты  21 июльдә Болгарда узачак.

Хөрмәтле журналистлар! “Иман моңы” фестивалендә катнашырга чакырабыз! Аккредитацияне 89872358855 телефонына шалтыратып үтәргә мөмкин (Ирина Егоренко).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International