ФИФА-2018 Футбол буенча Дөнья Чемпионаты алдыннан, 13 июнь көнне 15.00 сәгатьтә Милли музейда «Татарстан – спорт республикасы» күргәзмәсе ачыла.
ФИФА-2018 Футбол буенча Дөнья Чемпионаты – эре спорт чарасы, аның барышын игътибар белән бөтен дөнья буенча миллионлаган спорт сөюче күзәтеп торачак, алар өчен Чемпионат - чын мәгънәсендә бәйрәм. Республикабызның иң зур музее булган Милли музейда спорт тарихына бәйле материаллар шактый күп. Алар арасында авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы Александр Курынов, шахмат буенча халыкара мастер Рәшит Нәҗметдинов, фехтование буенча Олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева кебек күренекле спортчыларның шәхси әйберләре дә бар.
Милли музейда ачылачак күргәзмәнең экспонатлары уникаль. Республикабызның спорт казанышлары тарихыннан тыш, биредә Татарстан спорт клублары һәм спортчыларының соңгы елларда алган спорт трофейларын күреп булачак. Күргәзмәнең иң зур горурлыгы – “Ак барс” тарафыннан өченче тапкыр яулап алынган Гагарин Кубогы, аны музей кунакларына күргәзмә ачылган көнне генә тәкъдим итәчәкләр.
“Рубин” футбол клубы тарихына бәйле экспонатлар күргәзмәдә аерым урын алып тора. Сүз уңаеннан, клуб быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Музейга килүчеләр Россиянең футбол буенча Суперкубогын, Россия Чемпионнар Кубогын күрә алачак.
Татарстан командалары тарафыннан яулап алынган бүләкләр шактый җыелган, спортчыларыбыз арасында олимпия чемпионнары, Россия чемпионнары бар. “Зенит-Казан” командасы - бүгенге көндә дөньяда иң яхшы волейбол клубы, аның кубоклары да күргәзмәдә урын алачак.
Музей кунаклары “КАМАЗ-мастер” командасы казанышлары белән танышып, аның кубокларын да күрә алачак.
Күргәзмә 15 июльгә кадәр эшли.
Элемтә өчен: +7(843)292-89-84.