Сукырлар һәм күрмәүчеләр өчен китапханәдә Татарстан архитектура һәйкәлләренең коллекциясен булдыру эшләре тәмамланган

2018 елның 8 июне, җомга

«Татарстан осязаемый» проектын гамәлгә кую максатыннан республикабызның иң популяр урыннары, символлары булган  архитектура һәйкәлләренең 3D макеты әзерләнгән. Алар - Спасс манарасы, Губернатор сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете. Проект Казан Дизайн һәм abs3d  Казан оешмалары, күрмәүчеләр өчен белем бирү, тернәкләндерү учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар катнашында тормышка ашырылган.

«Архитектура һәйкәлләре – мәдәни-тарихи мирасның әһәмиятле бер өлеше. Кызганычка каршы, күрү сәләте булмаганнар өчен архитектура объектларын күреп, танып белүдә мәгълүмати яктан каршылыклар бар. Әлеге проект  күрмәүчеләргә дә Татарстанның бөтен дөньяга билгеле булган символларын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. 3D форматтагы макетлар ярдәмендә алар архитектура детальләрен, аларның композициясен, күләмен, формасын аңлый, башкалар белән беррәттән республикабызның матурлыгын “күрә” алачак», - дип сөйләде проект авторы Гөлүсә Закирова.         Бүгенге көндә макетлар тест режимында күрмәүче волонтерларга тәкъдир ителә. Футбол буенча Чемпионат алдыннан начар күрүче һәм сукырлар өчен махсуслаштырылган күргәзмә оештырырга планлаштырыла, биредә республикабызның архитектура макетлары һәм алар турында Брайл шрифтында мәгълүмат урнаштырылачак.

Белешмәләр өчен телефон: 89033438746.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International