Татарстан Язучылар берлегендә “Лев Толстой һәм бүгенге көн әдәбияты” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы булды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Быел билгеләп үтелә торган Лев Толстой елы кысаларында Казан университетында һәм Татарстан буенча бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелә. Юбилей уңаеннан Татарстан Язучылар берлегендә “Лев Толстой һәм бүгенге көн әдәбияты” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы  булды. Очрашуда Л.Н.Толстойның тормыш һәм иҗатын өйрәнүче әдәби тәнкыйтьче, әдәбият белгече, язучы Павел Валерьевич Басинский катнашты. Ул - «Лев Толстой. Бегство из рая» (2010), «Лев в тени Льва» (2015), «Лев Толстой. Свободный человек» (2017) әсәрләре  авторы.

Очрашу барышында Лев Толстой һәм заманча тарихи-әдәби процесс, прозада Толстой традицияләре, Лев Толстой һәм әдәби тәнкыйть, журналистика, Россия кинематографиясендә  Лев Толстой кебек темаларга фикер алышу булды.

“Түгәрәк өстәл” утырышында  республиканың күренекле рус һәм татар язучылары, әдәбият белгечләре, укытучылар һәм студентлар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International