Казан Кремлендә “Шамаил сәнгате: йолалар һәм яңалыклар” исемле күргәзмә эшли башлыйv

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

8 июньдә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, Кол Шәриф мәчетендә, Ураза тәмамланыр алдыннан, “Шамаил сәнгате: йолалар һәм яңалыклар” күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә татар шамаилләре традицияләрен дәвам итүче заманча сәнгать әсәрләре һәм пыялада, литограф ысулы белән эшләнгән классик шамаил үрнәкләре дә куелачак. Биредәге эшләрнең төрле стильдә, төрле техника белән ясалган булуы, эчтәлек һәм форма төрлелеге - проектны “каршылыклар күргәзмәсе” дип атарга мөмкинлек бирә.

Экспозициянең заманча өлешендә рәссамнар Владимир Попов, Гөлназ Исмәгыйлева, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәлахетдинов һәм дебютант Роза Хуҗина иҗатлары тәкъдим ителә. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле иҗади стиле һәм аны белдерү чаралары бар.

Галереянең экспозициясендә элеккеге күргәзмәләр аша яхшы таныш рәссамнар Җәмилә Әхмәтгалиева, Зөфәр Низамов, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Рөстәм Шәмсутов, Чулпан Шәрифуллина эшләре куелачак. Моннан тыш, күргәзмәдә узган гасырның 70-90 елларында Габделхак хәзрәт тарафыннан ясалган шамаилләр урын алган.

Күргәзмәгә килүчеләр ХХ гасырның башындагы басма шамаилләрнең репродукция үрнәкләрен күрә алачак.  

Элемтә өчен:  (843) 567 81 25, 567 81 52; 8-917-392-86-68.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International