Милли китапханәдә Гүзәл Яхинаның яңа романы тәкъдир ителәчәк

2018 елның 5 июне, сишәмбе

2018 елның 8 июнендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 йорт) язучы Гүзәл Яхина белән очрашу узачак.

Гүзәл Яхина халыкка «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылды. Аның бу әсәре күпсанлы премияләргә лаек булды, хәзерге вакытта роман буенча фильм төшерергә әзерлек бара.

Язучы укучыларга «Балаларым минем» («Дети мои») исемле яңа романын тәкъдир итәчәк. Бу роман 1918–1941 елларны колачлый һәм Идел буе немец автономиясе вәкилләре язмышын сүрәтли. Автор бу әсәрендә дә  яраткан темасын дәвам итә, төрле милләтләр,  халыклар һәм кеше язмышлары бәйләнешенә игътибар бирә.

Язучының Милли китапханәгә икенче тапкыр килүе. Иҗади очрашуда автор үзенең романы турында сөйләячәк, укучыларының сорауларына җавап бирәчәк.

Белешмә өчен телефон: 292-72-35.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International