Чувашиядә «Атал Асамаче» Россия халыклары поэзиясе фестивале булды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Фестиваль чуваш халкы мәгърифәтчесе, чуваш халкы мәдәнияте патриархы Иван Яковлевның тууына  170 ел тулу  һәм бөек чуваш шагыйре Константин Ивановның тууына 128 ел тулуга багышлап үткәрелде.

Республика ике көнгә Мәскәү, Татарстан Республикасы, Мари Эл, Мордовия, Дагыстан, Коми Республикасы,  Ульян өлкәсе шагыйрьләре һәм прозаиклары өчен әдәби башкалага әйләнде.

Чара Чувашиянең Мәдәният министрлыгы, М.Сеспель исемендәге Чуваш милли фонды, Чувашия Милли музее,  К.В. Ивановның әдәби музее,  И.Я. Яковлев музее, Чувашия милли китапханәсе һәм башкалар катнашында оештырылды.

Кунакларны Чувашия Республикасы Мәдәният министрының милләтләр эшләре һәм архив эше буенча урынбасары Елена Чернова  сәламләде. Ул шагыйрьләргә һәм поэзия сөючеләргә сәламәтлек, иҗади уңышлар, илһам һәм яңа уңышлы әсәрләр теләде.

Чарага килүчеләрне беренче тапкыр Россия халыклары поэзиясе фестивале үткәрелү белән Татарстан Республикасы халык шагыйре, Россия дәүләт  премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Россия Президенты каршындагы мәдәният буенча Совет әгъзасы,  Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Михаил Сеспель  исемендәге Халыкара премия лауреаты Ренат Харис тәбрикләде.

Үз тәэсирләре белән Татарстан республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Республика комсомол премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин уртаклашты. “Чуваш Республикасы җитәкчесе Михаил Игнатьевка, Чувашиянең Мәдәният министрлыгына, М.Сеспель исемендәге  Чувашия милли фондына шундый әһәмиятле һәм күләмле чара үткәргәне өчен рәхмәт!”, дип сөйләде шагыйрь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International