Болгария башкаласында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондының «Дуслык тәгәрмәче» исемле күргәзмәсе ачылды

2018 елның 1 июне, җомга

1 июнь көнне  София шәһәрендәге  Россия мәдәни-мәгълүмати үзәгендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондыннан китерелгән «Дуслык тәгәрмәче» күргәзмәсе  эшли башлады. Әлеге чара Татарстан Республикасы     һәм Болгария Республикасы Хөкүмәтләре арасындагы хезмәттәшлек турында килешү кысаларында оештырылды.

Сәламләү сүзе белән Болгариядәге Россия илчелегенең мәдәният буенча киңәшчесе Алексей Новоселов      һәм Россия мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Еремина чыгыш ясады. Ачылышта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директорының фәнни эш буенча  урынбасары Александр Деготьков, фондны саклау эше буенча урынбасары  Марина Жарковская катнашты.

Экспозициягә Россия һәм Татарстанның Мәдәният министрлыклары ярдәме белән музей-тыюлыкта үткәрелеп килүче халыкара этно-арт-проектларда катнашучыларның иң яхшы эшләре  куелган. 12 ел дәвамында Алабуга музей-тыюлыгы  шундый 20 проект уздырган, аларда 21 илдән 700 рәссам катнашкан: Әзербайҗан, Беларуссия, Венгрия, Дагыстан, Һиндстан, Казахстан, Канада, Кытай, Кыргызстан, Россия, Сербия, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Украина, Чехия, Бөекбритания һ.б.

“Дуслык тәгәрмәче” күргәзмәсе этника юнәлешле 83 әсәр белән таныштыра. Аның төп маскаты -  күпмилләтле Россия территориясендә яшәүче төрле халык вәкилләренең әсәрләрен бергә туплау.

Күргәзмә 15 июньгә кадәр эшләячәк.

Элемтә өчен мәгълүмат: Алабуга музей- тыюлыгының матбугат үзәге –секретаре  8(85557)7-53-24.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International