Кукмара районында Республикакүләм “Семык” мари халкы мәдәнияте бәйрәме узачак

2018 елның 1 июне, җомга

2 июнь көнне Кукмара районының  Починок-Кучук авылында “Семык” мари халкы мәдәнияте бәйрәме үткәрелә.

“Семык” Пасхадан соң 7 атна үткәч билгеләп үтелә һәм Троица көнендә тәмамлана. Ул мари халкының җәйге бәйрәмнәр циклын башлый. Татарстанда аны  1990 елдан башлап республикакүләм дәрәҗәдә бәйрәм итәләр.

Быел чарада Татарстанның 10 муниципаль районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Марий-Эл республикасыннан һәм Киров өлкәсеннән килгән фольклор һәм вокал төркемнәре катнашачак.

Теләгән һәркем милли уеннарда, конкурсларда, биюләрдә катнаша ала.

Бәйрәм мари халкы яшәгән чираттагы районга флаг тапшыру тантанасы белән тәмамланачак.

Элемтә өчен: Чекмарева Татьяна Сергеевна (843)293 30 43.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International