31 май 18.00 сәгатьтә Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә фәлсәфәче, сәнгать тарихы белгече Борис Клюшниковның “1980 еллар сәнгате һәм яшьләр җәмәгатьчелеге проблемасы. 90 еллар сәнгате” темасына лекциясе була. Чара “Хәзинә”дә эшләп килүче “Җепшеклек елларыннан соң. 1970-1980 еллар сәнгате” исемле күргәзмә экспозициясендә ХIХ-ХХI гасыр сәнгате турындагы лекторий кысаларында үткәрелә.
Лекциядә 1980 елның сәнгать төркемнәре турында сүз барачак.
Борис Клюшников – фәлсәфәче һәм сәнгать тарихчысы, сәнгать белем методологиясе өлкәсендәге белгеч, сәнгать антологиясе проблемалары турындагы мәкаләләр авторы.
Элемтә өчен телефон: +7 (843) 567-80-43.