Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Кадерле укучылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлыйм.
Китапханәләр һәрвакыт гасырлар буе тупланып килгән мәдәни һәм фәнни мирасны саклау үзәге булып саналган. Китап саклау урыннары ярдәмендә кешелеклек тарихы турында мәгълүматлар безнең көнгә кадәр килеп җиткән, күп буыннар тәҗрибәсе сакланып калган. Хәзерге вакытта республиканың китапханәләре фондында 23 миллион китап исәпләнә.
Бүгенге көндә китапханә җәмәгатьчелеге күләмле һәм җитди үзгәртеп корулар үзәгендә тора. Цифрлы икътисад үсеше чорында заманча мәгълүмати һәм телекоммуникация технологияләрен куллануга зур игътибар бирелә. Республика китапханәренең 94 проценты интернетка тоташтырылган, “Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе” челтәре киңәя.
Бөтен кешелек мәдәниятенең әһәмиятле бер өлеше булган китапханә шәхеснең интеллектуаль үсеш ноктасы, белем бирү үзәге, фикер алышу, иҗат мәйданы, файдалы итеп вакыт уздыру урыны һәм мәгълүмат алу чыганагы булырга тиеш, дип ышанам.
Сезгә яңа фикерләр, иҗади уңышлар, кызыклы проектлар телим. Нык сәламәтлек һәм иминлек!
Зур хөрмәт белән, мәдәният министры Ирада Әюпова.