Алабугада яшь рәссамнәрне бүләкләделәр

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

17 май көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында “Шишкин кебек ясыйм” исеме астында XIV Республика яшь рәссамнәр  конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.  Укучылар “Минем бәхетле балачак дөньясы” темасына иҗат җимешләрен тәкъдим итте.

Конкурска Татарстан Республикасының 29 торак пунктыннан 828 рәсем килгән. Катнашучылар -  42 сәнгать мәктәбе һәм балалар иҗаты студиясендә укучылар.

Музей-тыюлык генераль директоры  Гөлзада Руденко исеменнән катнашучыларны аның фәнни эш буенча урынбасары Александр Деготьков сәламләде. Аның сүзләренчә, конкурска җибәрелгән барлык эшләр дә Россия һәм Татарстан рәссамнәр берлеге әгъзалары, атказанган сәнгать эшлеклеләреннән торган кырыс  жюри тарафыннан сайлап алынган.

Жюри эше нәтиҗәсендә, Татарстанның 9 шәһәре һәм торак пунктыннан төрле яшь категорияләрендә  28 җиңүче билгеләнгән.

Беренче урын алган балаларга 5 мең сум күләмендә премия бирелгән, икенче урын ияләре - 3 мең, өченче урын алганнар – 2 мең сум акча белән бүләкләнгән. Конкурсның гран-приена лаек булган  катнашучыга 10 мең сум күләмендә акча тапшырылган. Лауреат  дипломнарына лаек булучыларны Татарстан мәдәният министрлыгы бүләкләде: 13-16 июнь көннәрендә алар, Алабуга музей-тыюлыгы  хезмәткәрләре белән бергә, Ульяновск һәм Болгарга баралар.

2011 елдан алып конкурска Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы ярдәм итә, быел әлеге оешма тарафыннан Лениногорск шәһәренең М.Х.Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысына махсус  приз тапшырылды.

Моннан тыш, 7 яшь рәссам иҗади дебют һәм үзенчәлекле фикерләү өчен дипломнар алды.

Җиңүчеләр исемлеген һәм аларның эшләрен түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: http://www.elabuga.com/i_draw/_contest_results_18.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International