Чаллыда “Эш аты” дип исемләнгән курчак театрлары фестивале ачылды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

13 майда Чаллы дәүләт курчак театры бинасында “Эш аты” дип исемләнгән 6нчы Халыкара курчак театрлары фестивале ачылды.

Фестивальгә 21 шәһәрдән катнашучылар килде: Волгоград, Димитровград, Кстово, Самара, Тамбов, Сургут, Владимир, Магнитогорск, Озёрск, Тула, Тольятти, Саранск (Мордовия Республикасы), Назрань (Ингушетия Республикасы), Йошкар-Ола (Марий Эл Республикасы), Ижау (Удмуртия Республикасы), Уфа (Башкортстан Республикасы), Чебоксар (Чуваш Республикасы), Махачкала (Дагестан  Республикасы), Актүбә (Казахстан Республикасы). Чарада Татарстанның Казан, Буа шәһәрләре курчак театрлары катнаша. 

Фестиваль кунакларының спектакльләрен 14-18 май көннәрендә   Чаллы дәүләт курчак театры, Чаллы дәүләт татар драма театры һәм Балалар театр сәнгате мәктәбе сәхнәләрендә күрергә мөмкин.

Чаллы дәүләт курчак театрының матбугат хезмәте телефоннары:

(8552) 38-42-42,  8(906)-114-40-70

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International