Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Футбол буенча Дөнья Чемпионаты вакытына әзерләнгән мәдәни программа турында сөйләде.
Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”, Казан башкарма комитеты белән берлектә, 14 июнь – 15 июль көннәрендәге Чемпионатка мәдәни чаралар планын билгеләде. «Безнең өчен жанрлар төрлелеген колачлап алу бик мөһим иде, бу - концертлар, театрлар, музейлар һәм кино. Мәдәни программа төрле стиль һәм юнәлешләрне истә тотып әзерләнде”, - диде чыгышы башында ук Эльвира Камалова. Планлаштырылган чараларда республиканың иң яхшы иҗади төркемнәре һәм читтән чакырылган кунаклар катнашачак.
«Футбол буенча Дөнья Чемпионатының мәдәни программасына түбәндәге чаралар кергән: 30 концерт программасы, аларның бер өлеше 7 музыкаль фестиваль кысаларында тәкъдим ителәчәк; Казанның 4 әйдәп баручы театрында 33 спектакль күрсәтеләчәк, 10 яңа күргәзмә проекты, 12 даими эшләүче күргәзмә, 3 урында 15 фильм күрсәтү оештырылачак, 4 гомуммәйдан проекты, халык кәсепләре күргәзмәсе, китапханә һәм кино чаралары булачак”, - дип хәбәр итте спикер.
С.Рахманинов исемендәге VIII Халыкара “Ак сирень” фестивале кысаларында узачак Татарстан Республикасының дәүләт симфония оркестры концертында Денис Мацуев, Александр Зингер, Андрей Иванов, Полина Осетинская, Дмитрий Маслеев, Сесар Альварес, Екатерина Мечетина, Филипп Копачевский чыгыш ясаячак.
Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең фестивальләренә күбрәк тукталып үтте. “Барлык флаглар да безгә кунакка килә” һәм “Чәчәк атучы Татарстан” чаралары кысаларында, Хибла Герзмава, Даниил Крамер, Нани Брегвадзе, Мариам Мерабова, Андрей Кондаков, Алексей Силягин чыгыш ясаячак.
Казан Кремле территориясендә “Өмет көе” исемле VII Халыкара тынлы музыка фестивале була. Анда Татарстанның дәүләт камера хоры, Болактагы Яшьләр театры оркестры, “Казан нуры” халык инструментлары оркестры катнаша.
Икенче тапкыр үткәрелүче «The Kremlin Confederation of ART» фестивалендә пианистларның Sforzando Яшьләр Электроакустика оркестры, «Татarsis» төркеме, Yammy Music иҗади төркеме, Николай Попов чыгыш ясарга тиеш.
«Kazan Live» Халыкара заманча мәдәният фестивале кысаларында тамашачыларны Игорь Бутман, Иван Фармаковский (Россия-США), Вадим Эйленкриг, Олег Аккуратов сөендерер, дип көтелә.
«Kazan Summer – 2018» фестивалендә Алексей Козлов, «Арсенал» төркеме, Гуру Грув, Билли Новик, Артем Айвазян, Давид Ткебучава, Григорий Ривкин квартеты катнашырга тиеш.
Казан театрларының иҗади сезоны озайтылды. “Узган елда без Конфедерацияләр Кубогы вакытына театраль сезонны озайткан идек, башкала халкы уңай бәя бирде.Алар: “Җәйге матур көннәрдә дә театрга килә алу бик күңелле”, - диделәр. Быел да барлык заллар тулы булыр, дип ышанам”, - диде Эльвира Камалова.
Чемпионат көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Шаляпин. Нуриев. Казан» Халыкара фестивале була. Анда «Спартак», «Баядерка», «Лебединое озеро», «Золотая орда» балетлары, «Пиковая дама», «Турандот», «Трубадур», «Набукко» опералары тәкъдим ителәчәк. “Бу фестивальгә билетлар сатуда бар әле”, - дип хәбәр итте Эльвира Камалова.
Казанның әйдәп баручы театрларында рус, чит ил һәм милли драматургия нигезендә төзелгән агымдагы репертуар тәкъдим ителәчәк. В.И.Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театры репертуарына 4 спектакль кергән: У.Шекспирның «Укрощение строптивой», А.Н.Островскийның «Глумов», Н.В.Гогольнең «Женитьба», Ф.М.Достоевскийның «Дядюшкин сон» әсәрләре.
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының бу чорга милли драматургия буенча 11 спектакле әзер: Т.Миңнулинның «Жанкисәккәем», «Гөргөри кияүләре», «Диләфрүз-remake» спектакльләре, Г.Исхакыйның «Тормышмы бу?..», И.Зәйниевнең «Мәхәббәт FM» , С.Юзеевның «Ут күршеләр», Ф.Бүляковның «Сөясеңме, сөймисеңме...», А.Гыйляҗевның «Әтәч менгән читәнгә», З.Хәкимнең «Килә ява, килә ява... », «Бармы ришвәттән дәва?.. » әсәрләре, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакльләре.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры да үзенең иң яхшы әсәрләрен күрсәтергә җыена: «Гомер буе сине көтәм» (И.Гали), «Назлы кияү» (К.Тинчурин), «Ефәк баулы былбыл кош» (А.Гыйляҗев, «Мәхәббәт баскычы» ( Ш.Фәрхетдинов), «Алай түгел болай ул» (Т.Миңнулин), «Алтын көз» (Ш.Фәрхетдинов), «Өзелгән яфраклар» (Р.Габделхакова), «Күрәсем килгән иде ...» (И.Мәхмүтова), «Кияүләр» (Х.Вахит), «Эх, алмагачлары!» (Ш.Фәрхетдинов).
«Барлык спектакльләр дә рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә ителәчәк”, дип хәбәр итте Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары.
Сәнгать сөючеләргә башкала музейлары да күптөрлелек тәкъдим итә. Мәсәлән, Казан Кремлендә Мәскәүнең дәүләт тарихи музее фондыннан китерелгән «Королевские игры. Западноевропейское оружие и доспехи периода позднего Ренессанса», Санкт-Петербургның Россия Этнография музее белән берлектә әзерләнгән «Традиционная культура народов России и Великий шелковый путь» күргәзмәләре эшли. Биредә даими рәвештә Табигать тарихы, Ислам тарихы, Татар халкы дәүләтчелеге, Благовещение соборы музейлары эшли.
Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында хәзерге вакытта ремонт эшләре бара. Шуңа күрә аның экспозицияләре “Хәзинә” галереясына күчерелгән. Футбол буенча Чемпионат вакытында биредә «1970-1980 еллар сәнгате»; «Татарстанның сынлы сәнгать музее» эшләячәк. Казан халкы һәм башкала кунаклары даими эшләп килүче экспозицияләр белән таныша алачак, биредә Харис Якупов, Бакый Урманчы, Илдар Зарипов кебек классикларның рәсем сәнгате әсәрләре куелган.
Милли музейга килүчеләрне баетылган “Татарстан тарихы” экспозициясе көтә. Биредә шулай ук Боратынский, Горький, Шаляпин музейлары, В.И.Ленин музей-йорты яңартылган.
Бу көннәрдә музейларга килүчеләр игътибарына “Футбол төне” дә оештырыла. Аның кысаларында спорт тематикасына кагылышлы экспонатлар күрсәтеләчәк, интерактив мәйданчыклар оештырылачак.
7-12 июнь көннәредә Идел акваториясендә “ЮНЕСКО исеме астында: Музей регатасы-2018” дигән мәдәни-спорт чарасы үткәрелә.
Россия көнендә, 12 июньдә, “Россия халыклары дуслыгы парады” Бөтенроссия акциясен, “Минем йорт – минем республикам” исемле яшьләр проектын уздыру планлаштырыла.
Чемпионатка дип “Паркта китапханә” китап фестивале дә әзерләнә.
Халыкара спорт вакыйгасы көннәренә әзерләнгән мәдәни чараларның төп планына ачык һавада кино күрсәтү дә кертелгән. Тамашачы игътибарына башкаланың 3 урынында Россиядә төшерелгән спорт турындагы фильмнар күрсәтеләчәк, Татарстанның үзенең киносы да тәкъдир ителәчәк. Моннан тыш, воркаут, чирлидинг, урам спортын сөючеләр өчен дә чаралар оештырылачак.
Матбугат конференциясенең тулы вариантын «Татар-информ» сайтыннан табарга була: http://www.tatar-inform.ru/video/9844/