Министрлык вәкилләренең һәркайсы “Үлемсез полк” хәрәкәтенә үзләренең яу кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, тылда эшләп фронтка ярдәм иткән якын кешеләренең фоторәсемнәрен алып килде. Колоннага театр, концерт учрежденияләре, «Татаркино», музей, китапханә хезмәткәрләре дә басты. Халык хәрәкәтенә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы тарафыннан оештырылган “Күрмәүче ветераннарның Үлемсез полкы” да кушылды.
Татарстан ЭЭМ мәгълүматларына караганда, Казан шәһәрендә узган “Үлемсез полк”та барлыгы 165 мең кеше катнашкан. Әйтергә кирәк, әлеге акция республиканың бөтен шәһәр һәм районнарында үткәрелде.
Белешмә өчен: “Үлемсез полк” - Бөек Ватан сугышы буыны кешеләре турында истәлекләрне саклап калуга юнәлдерелгән халыкара иҗтимагый хәрәкәт. Анда катнашучылар 9 май көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фоторәсемнәрен күтәреп урамга чыга. Акция 2007 елда Төмәндә үткәрелә башлый. Ул вакытта хәрәкәт “Җиңүчеләр парады” исемен йөртә. “Үлемсез полк” исеме 2012 елда Томскта кулланыла башлый. 2013 елда бу чара инде 120 шәһәрдә үткәрелә. 2015 елда ул рәсми рәвештә Бөтенроссия статусын ала.