Калуга өлкәсенең “Этномир” мәдәни-белем бирү үзәгендә «A-FEST» Халыкара сәнгать һәм архитектура фестивале башланып китте. Ул 22нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм үзенә иң сәләтле, иң кыю иҗади ниятләрен тормышка ашырырга әзер архитектор, скульптор, дизайнерларны берләштерер дип көтелә.
Җәй дәвамында биредә иҗади мәйданчыклар эшләячәк, аларда глобализация чорында халыкларның мәдәниятен саклап калуга багышланган арт-объектлар тудырылачак. Барлык объектлар да - һәрберебезгә аңлашыла торган сәнгать әсәре булырга тиеш. Фестивальдә катнашучылар алдына дөнья халыкларының архитектура мирасы символларын яңадан өйрәнеп, тематиканы икенче яктан ачып бирү бурычы куела.
Фестивальнең тагын бер юнәлеше – чара үткәрелә торган үзәкнең концепциясенә яңгыраш булган экология темасы. Бүгенге көндә “Этномир” – күпфункцияле мәйданчык, ул үзенең инфраструктурасын елдан-ел үстерүгә зур игътибар бирә һәм үз территориясендә төзелә торган объектларга билгеле бер таләпләр куя. Төзелеш эшләреннән соң, кагыйдә буларак, кулланылмаган материаллар күп кала. Алар фестивальдә катнашучыларга үзләренең архитектура корылмаларын төзү өчен тәкъдим ителәчәк тә инде. Шул рәвешле “Этномир” үзәге “калдыкларсыз” экология программасын гамәлгә куя.
Фестивальне оештыручылар чараны катнашучылар өчен генә түгел, “Этномир” паркына килүчеләр өчен дә кызыклы итәргә омтылган. Биредә арт-объектлар төзү буенча күңелле мастер-шоулар, заманча дизайн буенча интерактив лекцияләр, мастер-класслар, концерт программалары, күргәзмәләр оештырылачак. Кунакларның, сәнгать әсәрләре белән танышудан тыш, фестивальнең “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңүчене ачыклау мөмкинлеге дә була. Номинациягә июнь азагында ук нәтиҗә ясалачак.
Фестивальдә катнашуга кагылышлы сораулар буенча координаторга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Саркисова Ольга, +7 926 753 59 72, osarkisova@ethnomir.ru