Театрның опера труппасы гастрольләрдән кайтты

2011 елның 15 ноябре, сишәмбе
15 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры гастрольләрдән кайтты.
Европадагы көзге турне вакытында “Татар Операсы” солистлары, хоры һәм оркестры зур уңыш белән Нидерландиядә һәм Бельгиядә Дж.Вердиның «Аида» һәм В.Моцартның «Волшебная флейта» спектакльләрен уйнады. Барлыгы 36 спектакль күрсәткәч, артистлар Казанга кайттылар һәм якын көннәрдә стационар сәхнәдә эшләүгә күчәчәкләр.
29 ноябрьдә Казан тамашачысына Дж.Россининың «Севильский цирюльник» спектакле тәкъдим ителә. Анда Елена Максимова (Мәскәү), Михаил Светлов-Крутиков (Нью-Йорк, АКШ) һәм дирижер Марко Боэми (Италия) катнаша.
Декабрьдә тамашачылар дөнья опера сәнгате җәүһәрләре –Ж.Бизеның «Кармен» (4 декабрь), Дж.Вердиның «Набукко» һәм «Риголетто» (11, 14 декабрь), Г.Доницеттиныц «Лючия ди Ламмермур» (18, 19 декабрь) спектакльләрен карый алачак. Төп партияләрне Шаляпин фестивале йолдызлары, Россиянең һәм чит илләрнең мәшһүр театрлары солистлары башкарачак.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International