Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Е.А. Боратынский музеенда Иске Казанны сөючеләр клубы утырышы булачак
2011 елның 15 ноябре, сишәмбе
25 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Е.А. Боратынский музеенда “АК ЮЛ, ЯИСӘ РУС ОДИССЕЯСЕ” ( «БЕЛЫЙ ПУТЬ, ИЛИ РУССКАЯ ОДИССЕЯ») музей проекты кысаларында Иске Казанны сөючеләр клубының Гражданнар сугышы чорына һәм шәһәребез кешеләре – Ак армиянең 1918 ел көзендә көнчыгышка таба чигенүендә катнашучылар язмышына багышланган утырышы була.
Утырышта Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире М.В. Черепанов, архитектор С.П. Саначин, крайны өйрәнүче Г.М. Гыйльметдинова, Е.А. Боратынский музее хезмәткәре Е.В. Скворцова чыгыш ясаячак. Гаиләләре тарихы Гражданнар сугышы һәм Ак хәрәкәт вакыйгалары белән бәйләнгән казанлыларны утырышта катнашырга чакырабыз.
Иске Казанны сөючеләр клубы 2004 елда крайны өйрәнү белән кызыксынучы тикшеренүчеләр берлеге буларак барлыкка килә һәм төрле юнәлешләрдә эшләүче белгечләрне берләштерә. Аның әгъзалары Е.А. Боратынский музееның “АК ЮЛ, ЯИСӘ РУС ОДИССЕЯСЕ” проектын актив рәвештә хуплап каршы алды. Бу проект быел В. Потанинның Хәйрия фонды уздырган “Үзгәреп торучы дөньяда үзгәреш кичерүче музей” («Меняющийся музей в меняющемся мире») конкурсының “Музей өлкәсендәге тикшеренүләр” («Музейные исследования») номинациясендә җиңү яулады.
Казанда һәм Казан губернасында яшәгән кешеләрнең Гражданнар сугышында катнашуы белән бәйле чыганакларның тарихи-документаль базасын булдыру - проект максатларының берсе. Архив һәм музей чыганакларыннан тыш, шәхси, гаилә тупланмаларында сакланучы һәм моңарчы басылып чыкмаган документлар һәм материалларның кыйммәте аеруча зур.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
декабрь, 2025 ел
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Яңа ел күргәзмәсе ачылды
2025 елның 12 декабрендә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Атынчык-ат. Уенчык тарихы» Яңа ел күргәзмәсе ачыла. Ул якынлашып килүче 2026 ел символына – атка, төгәлрәге, уенчыктагы ат образын гәүдәләндерүгә багышланган. Күргәзмә рәссам, автор уенчыклары остасы һәм коллекционер Елена Кармацкая белән берлектә әзерләнде.
11
декабрь, 2025 ел
Заманча сәнгать галереясендә ел саен үткәрелә торган беренче республика график эшләр конкурсы йомгаклары буенча күргәзмә ачылачак
16 декабрьдә 16: 00 сәгатьтә ТР ГМИИ заманча сәнгать галереясендә ел саен үткәрелә торган беренче республика график эшләр конкурсын уздыру йомгаклары буенча күргәзмә ачылачак. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм ТР ГМИИ тарафыннан үткәрелә.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде
Казан Кремленең Вәкиллек корпусында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Рәисе каршындагы Совет утырышы узды.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан циркы гаилә әкиятен күрсәтәчәк
19 декабрьдә Казан циркында бөтен гаилә өчен яңа ел цирк әкиятен – «Конек-Горбунок»ны күрсәтү башлана. Бер ай эчендә аны 100 меңнән артык тамашачы карый алачак-рекордлы санда тамашалар планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз