Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Бөекбритания королевасы органчылары Казанда концерт бирәчәк
2011 елның 14 ноябре, дүшәмбе
23 ноябрьдә Англия королевасы Елизаветы II органчылары Джеймс Парсонс һәм Джеймс МакВинни С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында концерт бирәчәк.
Королева органчылары бөек Иоганн Себастьян Бах, француз композиторы Николя де Гриньи (1672 – 1703), романтик юнәлештә иҗат иткән инглиз композиторы Эдуард Элгар (1857 – 1934), Марсель Дюпре (1886 – 1971), француз органчысы һәм композиторы Жан Арист Ален (1911 – 1940), Шотландиянең классик музыка жанрында эшләүче хәзерге заман композиторы һәм дирижеры Джеймс Макмиллан (1959 елда туган) һәм башкаларның әсәрләрен башкарачаклар.
Джеймс Парсонс концерт органчысы буларак халыкара чыгышлары һәм студия язмалары аша бөтен дөньяда мәшһүр. Ул солист буларак чыгыш ясаган концертлар күп кенә илләрдә тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан җылы кабул ителә. Музыкантның «Органное великолепие и величие» (“Органның гүзәллеге һәм бөеклеге”) компакт-дискы аның популярлыгын шулай ук арттырды. Әлеге дискларның меңнән артык нөсхәсе бөтен Европада һәм Япониядә таралды. Джеймс Парсонс Королева орган колледжында эшли.
Джеймс MакВинни - Вестминстер аббатлыгы органчысы. Бу вазыйфаны ул музыкаль эшчәнлек һәм укытучылык эшчәнлеге белән бергә алып бара. Музыка өдкәсендәге карьерасын ул Лондондагы Изге Павел Кафедраль соборында башлый, биредә вакытлыча органчы вазыйфаларын башкара, бер үк вакытта Холборндагы Изге Андрей чиркәвендә музыка директоры булып эшли. Кембриджның Клэр-Колледж хоры белән Джеймс Бөекбританиядә, Европада, АКШта һәм Ерак Көнчыгышта гастрольләрдә була. Ул шулай ук мәшһүр хор коллективларында концертмейстер булып эшли, радиода һәм телевидениедә чыгыш ясый. 2006 елның октябрендә «Naxos» студиясе өчен ул беренче тапкыр С.С. Уэсли орган музыкасын яздыра ( диск” «На органе Уиллиса» (“Уиллис органында”) дип атала).
Казандагы концерт С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ да 18.30 сәгатьтә башлана, Концерт "Английское искусство добра и мира" (“Англиянең шәфкать һәм тынычлык сәнгате”) проекты кысаларында РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан дәүләт консерваториясе ярдәме белән уздырыла.
2011 елның 24 ноябрендә 13.00 сәгатьтә Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә музыкантлар катнашында пресс-конференция узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте, «Oxford Talent Management» компаниясе генераль директоры Татьяна Уайт ярдәме белән
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ТР Милли китапханәсе Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган бәйрәм программасына чакыра
27 майда илебезнең барлык китапханә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бөтенроссия китапханәләр көне Россия Президентының 1995 елның 27 маендагы Указы белән булдырылган. Бу дата илнең беренче дәүләт китапханәсе – Император публик китапханәсе (хәзерге Россия милли китапханәсе) нигезләнгән көнгә – 1795 елның 27 маена багышлап алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз