ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Рәис Рөстәм Миңнеханов элеккеге «Адонис» фабрикасы территориясен һәм «Дряблов йорты (Михляев)» мәдәни мирас объектын карады. Аны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озата йөрде.

9 октябрьдә 15:00 сәгатьтә - Казан Кремле территориясе буйлап сукыр һәм начар күрүчеләр өчен «Прикоснись к Кремлю» Экскурсиясе

10 октябрьдә 15:00 сәгатьтә - "Үз күзләреңә ышанма" күргәзмәсе буенча экскурсия. «Эрмитаж-Казан» үзәгендә

Яздыру буенча - сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тактиль макетлы күчмә программа "Кремль турында сөйләрбез"

Территория буйлап мөстәкыйль сәяхәтләр өчен тифлокомментарийлы видео-экскурсияләр мөмкин

13 октябрьдә 13:00 сәгатьтә - «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмәләр буенча экскурсия - «Үз күзләреңә ышанма» күргәзмәсе һәм «Ир-атлар табынга ашыгалар...»

Мөстәкыйль сәяхәт өчен Казан Кремленең территориясе, музейлары һәм күргәзмә киңлекләре буйлап РЖда видео-экскурсияләр карарга мөмкин.

11 октябрьдә 15:00 сәгатьтә - “Казан Кремле белән беренче танышуым” РАС белән балалар өчен экскурсия

Телефон буенча экскурсиягә язылу:
7 (843) 567-81-22, 7 (904) 664-16-95 (WhatsApp)

2024 елның 19 октябрендә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында Татарстан Республикасының фин-угор халыкларының ел саен үткәрелә торган «Без бер агач ботаклары» республика фестивале була.

2024 елның 8 октябрендә Ленин ис. Казан мәдәни-ял комплексында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының мәдәният көне узачак.

7 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Мәдәният көне узачак.

Арча районы Мәдәният йортында «Безнең йортыбыз - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең икенче зона этабы узды. Чараны оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты.

5 октябрьдә Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Әлмәт районы Мәдәният көне узды.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Әлмәт районы Мәдәният көне Әлмәт районы иҗат коллективлары катнашында “Гаилә - көч: гаилә - тормыш символы” дип исемләнгән концерт белән истә калды.

 

Бүген, 7 октябрь көнне 18.30 сәгатьтә Актер йортында (Щапова, 37) ТР атказанган артисты, шагыйрь, музыкант, үз җырларын башкаручы Арсений Курченковка багышланган “Пережитое...” концерт-хатирә була.

9 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Татарстан Республикасы Милли музее филиалында, “Акыл өчен көрәш: 80 еллык каршылыклар” күргәзмәсе ачылачак.


4
октябрь, 2024 ел
җомга

2024 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының балалар сәнгать мәктәпләренең, училищеларның һәм югары уку йортларының музыка сәнгате өлкәсендәге иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсларына йомгаклар ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International