Татарстан делегациясенең 2026 елгы Халыкара яшьләр фестиваленә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 31 марты, сишәмбе

2026 елның 11–17 сентябрендә Екатеринбургта елның иң эре халыкара яшьләр чарасы – Халыкара яшьләр фестивале узачак. Ул дөньяның 190 иленнән 10 мең яшь лидер, эксперт һәм активны җыячак. Татарстан Республикасы традиция буенча 189 кешедән торган делегация белән тәкъдим ителәчәк.

Татарстан делегациясе составында катнашу өчен теркәлү инде башланды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Кандидатларга таләпләр, сайлап алу этаплары һәм катнашу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны https://wyffest.com/events/mfm2026 сайтында табып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International