ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2022 ел
якшәмбе

«Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты «Мәдәният волонтерлары» программасы кысаларында ирекле (волонтер) коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсы игълан ителә.


18
февраль, 2022 ел
җомга

19 февраль 17.00 сәгатьтә Е.А.Боратынский музеенда «Записки с севера» концерт программасын тәкъдим итәчәкләр, анда көнбатыш романслары һәм арияләр яңгыраячак.

Мальвина Майсурадзе Казанда туып үскән. Казанның 16нчы номерлы гимназиясен тәмамлаганнан соң, Лондонда укыган. Нигездә 19 һәм 20 гасырлардагы драма репертуарын башкара.

Пианист Екатерина Зарифова.

Салих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» VII татар музыкасы фестивале тәмамланды.

Фестиваль 9-16 февральдә узды. Бу вакыт аралыгында 3 концерт оештырылды.

Концерт-ачылыш күренекле татар композиторы Мансур Мозаффаровның тууына 120 ел тулуга багышланды.

Икенче фестиваль кичәсе, 12 февраль Идел Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

Өченче фестиваль кичәсе  Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, Россия һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Кәлимуллинның 65 еллыгына багышланды. 

"Пушкин картасы" программасы башланганнан бирле 2021 елның 1 сентябреннән алып әлеге программа буенча Чаллыда 21 меңнән артык билет сатып алынган.

Бүгенге көндә бу проектта Чаллының 23 мәдәният, яшьләр һәм мәгариф учреждениесе катнаша.

«Пушкин картасы» буенча «Болгар» бию театрында, картиналар галереясендә, курчак театрында, «Энергетик» мәдәният сараенда, туган якны өйрәнү музеенда, «Визит» джаз оркестрында, Сара Садыйкованың концертлар залында, Аяз Гыйләҗевның драма театрында, «Мастеровые» рус драма театрында, органик залда,  Игорь Лерман камера оркестрында, «Нур», «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә мәдәни чаралар карарга мөмкин.

22-24 апрель Мәскәүдә «Ачык мәдәният» форумы узачак. Мәдәният өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр һәм белгечләр форумда бушлай катнашу өчен "Пәнҗешәмбе"("Четверг") фонды конкурсына гариза бирә ала. Бу хакта оешманың директоры Дарья Дмитриева хәбәр итә.

Ул хәбәр иткәнчә конкурста түләүсез катнашудан тыш, җиңүчеләргә Мәскәүдә яшәү һәм туклану өчен дә түләячәкләр.

«Форумның темалары: аудиторияне җәлеп итү, мәдәният өлкәсендәге трендлар, инклюзия, цифрлы дөнья, мәдәни волонтерлык, мәдәни өлкәне үстерү перспективалары һәм башкалар», - диелә.

Конкурс турында тулырак белергә һәм аңа сылтама буенча кушылырга мөмкин.

«Ачык мәдәният» форумы Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырыла.

Президент мәдәни инициативалар фонды 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин указы буенча оештырылды.

Кичә Казан Кремлендә КФУның астрономик обсерваторияләре номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча киңәшмә узды.

Чараны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО игелек ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев үткәрде.

Әлеге номинацияне алга сөрү аеруча мөһим, чөнки ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче утырышы Казанда июнь аенда узачак.

21 февраль Халыкара туган тел көнендә 15:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Татарстан Республикасы халыкларының «Панорама» кинофестивале узачак.

Чара брейн-ринг форматында ике төркем - "Раифский Витязь" Раифа махсус уку-тәрбия кадет корпусы укучылары һәм "Фарватер" 78 нче номерлы лицей Кадет берләшмәсе укучылары арасында узачак. Катнашучыларны тел мәдәнияте, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен белү буенча ярышлар көтә.

Чарага керү ирекле.

21 февраль Халыкара туган тел көнендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Татарстан халыклары дуслыгы йортында концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортының концерт залында республикада  яшәүче халыкларның җыр һәм бию традицияләрен тәкъдим итүче иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясаячак.

Концерт Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “МираS” ансамбленең җанлы инструменталь башкаруында узачак.

Концертка керү бәйрәмгә чакыру билетлары буенча. Өстәмә мәгълүматны 8(843)237-97-90 һәм  237-97-88 телефоннары аша алырга мөмкин.

Казан Мэриясе татар телендә өр–яңа «Апуш» балалар театр студиясен ача. Шул уңайдан мәктәп укучыларын 26-27 февральдә узачак кастингка чакыра. Әлеге студиядә киләчәк буын үзен шәхси, профессиональ һәм иҗади яктан үстерә ала.

23 февраль 10:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә бөек татар рәссамы Бакый Идрис улы Урманчының тууына 125 ел тулу уңаеннан иҗади очрашу узачак.

Чара кысаларында беренче тапкыр Б. Урманчының кулъязмалары күрсәтеләчәк. Аның шәхси архивыннан СССРның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә хатлары; татар теле этимологиясенә багышланган материаллар; аның шигъри әсәрләренең караламалары күрсәтеләчәк.

 Бакый Идрис улын шәхсән белгән сәнгать белгечләре, шагыйрьләр, филологлар, рәссамнар чыгышы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International