"Пушкин картасы" программасы башланганнан бирле 2021 елның 1 сентябреннән алып әлеге программа буенча Чаллыда 21 меңнән артык билет сатып алынган.
Бүгенге көндә бу проектта Чаллының 23 мәдәният, яшьләр һәм мәгариф учреждениесе катнаша.
«Пушкин картасы» буенча «Болгар» бию театрында, картиналар галереясендә, курчак театрында, «Энергетик» мәдәният сараенда, туган якны өйрәнү музеенда, «Визит» джаз оркестрында, Сара Садыйкованың концертлар залында, Аяз Гыйләҗевның драма театрында, «Мастеровые» рус драма театрында, органик залда, Игорь Лерман камера оркестрында, «Нур», «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә мәдәни чаралар карарга мөмкин.