«Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты «Мәдәният волонтерлары» программасы кысаларында ирекле (волонтер) коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсы игълан ителә.
Конкурсны үткәрү шартлары һәм тәртибе, шул исәптән конкурста катнашу өчен гаризага карата таләпләр Нигезләмә белән билгеләнә.
Проектлар Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашырыла.
Чараларны гамәлгә ашыра башлау көне: 25 апрель 2022 ел.
Проектларны тормышка ашыру 2022 елның 25 октябрендә тәмамлана.
Гаризалар Россия мәдәният фонды конкурсларының электрон мәйданчыгы аша түбәндәге адрес буенча тапшырыла: https://konkurs.rcfoundation.ru
Гаризалар 2022 елның 14 февралендә кабул ителә башлый.
Гаризалар кабул итү 2022 елның 17 мартында тәмамлана.
Конкурс нәтиҗәләре рәсми сайтта басылачак: https://konkurs.rcfoundation.ru/
Конкурсны оештыручы - «Россия мәдәният фонды» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы. Рәсми сайт: rcfoundation.
Адрес: 119019, Мәскәү шәһәре, Гоголев бульвары, йорт 6/7, төзелеш 1; телефон: +7 (495) 927-10-15
ТУЛЫРАК МӘГЪЛҮМАТ БЕЛӘН АКТИВ СЫЛТАМАДА ТАНЫШЫРГА МӨМКИН