«Хәзинә» галереясендә бөек татар рәссамы Бакый Урманчының тууына 125 ел тулу уңаеннан иҗади очрашу узачак

2022 елның 18 феврале, җомга

23 февраль 10:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә бөек татар рәссамы Бакый Идрис улы Урманчының тууына 125 ел тулу уңаеннан иҗади очрашу узачак.

Чара кысаларында беренче тапкыр Б. Урманчының кулъязмалары күрсәтеләчәк. Аның шәхси архивыннан СССРның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә хатлары; татар теле этимологиясенә багышланган материаллар; аның шигъри әсәрләренең караламалары күрсәтеләчәк.

 Бакый Идрис улын шәхсән белгән сәнгать белгечләре, шагыйрьләр, филологлар, рәссамнар чыгышы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International