22-24 апрель Мәскәүдә «Ачык мәдәният» форумы узачак. Мәдәният өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр һәм белгечләр форумда бушлай катнашу өчен "Пәнҗешәмбе"("Четверг") фонды конкурсына гариза бирә ала. Бу хакта оешманың директоры Дарья Дмитриева хәбәр итә.
Ул хәбәр иткәнчә конкурста түләүсез катнашудан тыш, җиңүчеләргә Мәскәүдә яшәү һәм туклану өчен дә түләячәкләр.
«Форумның темалары: аудиторияне җәлеп итү, мәдәният өлкәсендәге трендлар, инклюзия, цифрлы дөнья, мәдәни волонтерлык, мәдәни өлкәне үстерү перспективалары һәм башкалар», - диелә.
Конкурс турында тулырак белергә һәм аңа сылтама буенча кушылырга мөмкин.
«Ачык мәдәният» форумы Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырыла.
Президент мәдәни инициативалар фонды 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин указы буенча оештырылды.