1830 елда А.С. Пушкин дүрт пьесадан торган цикл яза, ул аны"Кечкенә трагедияләр"дип атый. Шагыйрь Болдинода сөргенлектә, тирә-юньдә холера котыра – нигә әле нәкъ менә 2022 елда бу текстларга әйләнеп кайтмаска?
Конкурсның төп бурычлары - татар халык, классика, эстрада музыкасын башкаручы сәләтле яшьләрне эзләү, ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшь талантларны һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен уңай шартлар тудыру.
Республиканың меңләгән талантлы балалары ел саен бәйгедә катнаша, ә җиңүчеләр зур сәхнәдә профессиональ артистлар белән чыгыш ясау мөмкинлегенә ия була.
"Сәйлән" проектының яңа сезонында катнашу өчен 2022 елның 3 июленә кадәр җыр яздырырга, анкета тутырырга һәм барысын да seilen@shayantv.ru электрон адресына җибәрергә кирәк!
АНКЕТА
Нигезләмә
4 март 11:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Кино+Театр” республика акциясенә багышланган матбугат конференциясе булачак.
Матбугат конференциясендә ТР "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, Г. Камал театры директоры Илфир Якупов һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин катнаша.
"Кино+Театр" проекты беренче тапкыр 2019 елда Россияда театр елында тормышка ашырылган иде. «Кино+Театр» республика акциясе тамашачыларда уңай тәэсирләр калдыру сәбәпле дәвам итте.
Проект 6 март көнне Казанда "Кара чикмән" ("Кара бурка") спектакле ачылачак (2002 ел).
«Мир» кинотеатрында «Кино+Театр» проекты кысаларында:
6 март 12:00 сәг. - "Кара чикмән" спектакле күрсәтеләчәк;
13 март 12:00 сәг - "Банкрот" спектаклен күрсәтү булачак;
20 март 12:00 сәг. - "Хуҗа Насретдин" спектаклен күрсәтү булачак;
27 март 12:00 сәг - "Ханума" спектакле күрсәтеләчәк.
Кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында ведомствоның халык алдында куелган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында җәмәгатьчелек арасында фикер алышу узды. Башкарылган эш турында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.
Әлеге проект кысаларында ел саен Татарстан халкы экспертлар белән бергә ТР Мәдәният министрлыгы өчен бурычлар формалаштыра. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыру уза.
Мәдәният министрлыгының 2021 елда ачык бурычларын һәм максатларын тормышка ашыру турында мәгълүмат
Әлмәттә «Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең беренче зона этабы гала-концерт белән тәмамланды. Анда алты муниципаль районнан 1 200 яшь талант иясе катнашты. Өч көн эчендә компетентлы жюри тарафыннан 269 номер карап тикшерелде. Беренче, икенче һәм өченче урыннар алучылар суперфиналга чакыру алды.
Яшь талантларның «Балачак» халыкара вокаль конкурс-фестивалендә катнашырга чакырабыз. Мәдәни бәйге Казанда 2022 елның 1 февраленнән 15 маена кадәр дәвам итәчәк.
«Игелек янәшә» хәйрия фонды эгидасы астында 1 февральдә ел саен уздырыла торган яшь талантларның «Балачак» халыкара вокаль конкурс-фестивале башланды. Фестивальнең максаты - үсеп килүче яшь буын арасында милли җыр культурасын үстерү һәм камилләштерү.
Фестивальнең бурычлары - яшь талантлы җырчыларны эзләү һәм барлау, үсеп килүче буынның иҗади үсешендә ярдәм итү, милли җыр культурасына уңай мөнәсәбәт формалаштыру, иҗади аралашу һәм башкаручылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен уңай мохит тудыру.
Нигезләмә
Бүген, 28 февраль Буа шәһәрендә профессиональ театр сәнгатен торгызуга 20 ел тула. Мондый вакыйга театр җәмәгатьчелеге өчен игътибарсыз кала алмый.
Бүген «Мирас-наследие» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Uen Fest – Уен Фест» традицион уеннар Фестиваленең иҗади сменасы ачылды.
28 февраль 16.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының халык алдында куелган максатлары буенча Иҗтимагый совет утырышы була. Утырышта 2021 елга нәтиҗәләр ясалачак.
Иҗтимагый совет утырышында барлык теләүчеләр, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлү узган гражданнар катнаша алачак.
Теркәлү өчен анкетаны Elena.Chemerisova@tatar.ru электрон адресына "2021 ел нәтиҗәләре" тамгасы белән җибәрергә кирәк. Анкеталарны кабул итү 28.02.2022 сәг.10:00 тәмамлана.
Исегезгә төшерәбез, республикада Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешен тикшерүче җәмәгать контроле буенча проект гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысаларында Татарстан халкы экспертлар белән бергә ТР Мәдәният министрлыгы өчен ел саен бурычлар формалаштыра. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыру уза.
16 марттан 20 мартка кадәр Казан дәүләт яшь тамашачы театрының "Зур гастрольләре" узачак. Гастрольләрне «РОСКОНЦЕРТ» ФДБМУ Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә оештыра.
Казан дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре театрның 90 еллыгына багышланган, ул 2022 елның 30 ноябрендә билгеләп үтеләчәк.
Ярославль яшь тамашачы театры 1984 елда танылган совет драматургы Виктор Розов ("Летят журавли" фильмы сценарий авторы) ярдәме белән оештырыла.
Театр белән танылган Россия режиссерлары Сергей Розов, Станислав Таюшев, Александр Кузин, Роман Мархолиа җитәкчелек итә.
Ярославль театры мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм программасында катнаша, балалар йортларында спектакльләр күрсәтә, иректән мәхрүм ителгән яшүсмерләрне реабилитацияләүдә булыша.
«Зур гастрольләр» темасына багышланган һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театрының 2022 елга планнары һәм юбилей сезоны турында матбугат конференциясе 16 мартта театрда узачак.
Спикерлар: Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Горнышева, Ярославль яшь тамашачы театры директоры, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Наталия Прокина, В.С.Розов исемендәге яшь тамашачы театры артисты, РФ атказанган артисткасы Алла Кормакова, В.С.Розов исемендәге яшь тамашачы театры актрисасы Алина Сенюшкина, В.С. Розова исемендәге яшь тамашачы театры администраторы Татьяна Хандурова. Үткәрү вакыты турында тулырак өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Аккредитация: Завьялова Валерия 8(962)558-65-14 (WhatsApp, Telegram), tuz-press@kazan-tuz.ru