Мәдәният министры Буа шәһәрендә түгәрәк өстәлдә театр әһелләре белән очрашты

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген, 28 февраль Буа шәһәрендә профессиональ театр сәнгатен торгызуга 20 ел тула. Мондый вакыйга театр җәмәгатьчелеге өчен игътибарсыз кала алмый.

 ТР мәдәният министры Ирада Әюпова республиканың әйдәп баручы театр әһелләре белән театр өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу өчен Буа шәһәрендә түгәрәк өстәл артына җыелды. 

«Татарстан театрларының тактик һәм стратегик үсеше» дип аталган түгәрәк өстәлнең төп темалары:

  • драматургиядә яңа исемнәр ачу һәм репертуар сәясәте;
  • гастроль һәм фестиваль эшчәнлеген үстерү;
  • финанс системаны камилләштерү; 
  • театр өлкәсендә "Пушкин картасын" куллануның нәтиҗәлелеген арттыру.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова:

-  драматургиядә яңа исемнәр ачу һәм репертуар сәясәте турында

«Коммуникация төзү бик мөһим. Театр - ул  күп санлы иҗади кешеләргә талантларын ачарга мөмкинлек бирүче корал. Яшьләрне, актив сәнгать әһелләрен иҗади процессларга җәлеп итү юлы белән шул исәптән милли сәнгать кысаларында да без диалог төзи алабыз. Коллаборациянең ачык мисалы: А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы шәһәре театры. Бу яшьләр театры гына түгел, театр бинасында урнашкан ТР Язучылар берлеге бүлеге дә, ул хәзерге заман рәссамнарының хезмәтләрен күрсәтү урыны, яшьләр бергәлекләре өчен мәйданчык".

- гастроль һәм фестиваль эшчәнлеген үстерү турында

«Республикада  бик күп гариза һәм инициативалар хуплана. Без Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге базасында учреждениеләрнең гастроль һәм фестиваль эшчәнлеге буенча хезмәттәшлек итү өчен мәйданчык ясарга тәкъдим итәбез. Бу күпчелек мәдәният учреждениеләре өчен оптималь карар булачак ".

- финанс системаны камилләштерү турында

"Системалы исәпләү, бухгалтерлык эшчәнлеге аутсорсингы, бу  булган хаталарны урап узарга ярдәм итәчәк Бүгенге көндә хокук бозуларның 80% бухгалтерлык исәбен бозу. Система тулысынча ачык, бернине дә яшереп булмый. Бу учреждениеләрдә аларның эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен шартлар үзгәрәчәк дигән сүз түгел, бу барыннан да элек хаталарны минимальләштерү".

Театр өлкәсендә «Пушкин картасыннан» файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру турында

"Без мәдәни теге яки бу чараны "Пушкин картасы" программасына кертү буенча программа таләпләре нигезендә зур эш алып барабыз. Әмма монда 2 проблема бар: реаль тәкъдимгә кытлык һәм мәдәни куллану культурасының түбән булуы. Хәзерге буын үзенең көн тәртибендә театрга бару өчен 3 сәгать вакыт таба алмый. Шуңа күрә балаларны театраль, музей мәдәниятенә өйрәтергә кирәк. Шуннан соң гына балаларыбыз мәгънәләр һәм образлар телен укырга өйрәнәчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International