Татарстанның көньяк-көнчыгышында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары башланды

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Әлмәттә «Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең беренче зона этабы гала-концерт белән тәмамланды. Анда алты муниципаль районнан 1 200 яшь талант иясе катнашты. Өч көн эчендә компетентлы жюри тарафыннан 269 номер карап тикшерелде. Беренче, икенче һәм өченче урыннар алучылар суперфиналга чакыру алды.

"Быел язның беренче хәбәрчесе "Созвездие-Йолдызлык" фестивале булды. Бу сәхнәдә чыгыш ясаучы балаларның матурлыгы һәм уй-фикерләренең чисталыгы Татарстанның якты киләчәге билгесе булып тора. Безнең республика талантлар белән тулы – ел саен фестиваль хәрәкәте нәкъ менә шуны раслый да инде. Һәм аны беркем дә туктатмый», - дип саный Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина

Исегезгә төшерәбез, сайлап алу турлары Казанда (7 февраль - 17 март), Чаллыда (2-3 март), Түбән Камада (6-7 март), Әгерҗедә (9-10 март), Чистайда (13-14 март), Арчада (17-19 март), Лаешта (22-23 март), Иске Чүпрәле авылында (26-27 март) һәм Яшел Үзәндә (29-30 март) уза. Алар Татарстанның барлыгы 45 районын колачлаячак.  

Фестивальдә «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә эстрада әсәрләре тәкъдим ителә.

"Безнең сәхнә "Созвездие-Йолдызлык"ның көньяк-көнчыгыштагы төп мәйданчык кына түгел, ә безнең якта шактый күп булган талантларны да берләштерде. Бүгенге гала-концертка чыгу хокукына лаек булган республиканың барлык районнары вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Жюри әгъзаларына аларның хезмәтләре өчен рәхмәт. Һәм Дмитрий Тумановка – аның талантыннан һәм проектка ышануыннан башка мондый "Йолдызлык"ның мондый дәрәҗәсен беркайчан да күрмәс идек", - дип саный Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Зона сайлап алу турларының видеоязмаларын «Созвездие-Йолдызлык» рәсми YouTube-каналында карарга мөмкин. Шулай ук Pro.культура.РФ сайтында зона гала-концертларының турыдан-туры трансляцияләре күрсәтелә. Фестиваль сезоны вакытында аларның язмаларын шулай ук атна саен, ял көннәрендә, гадәттәгечә, ТНВ телеканалы күрсәтәчәк. 9-13 апрельдә сайлап алу турлары финалистлары КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы һәм «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә суперфиналда очрашачак. Аның зур Гала-концерты 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Быел беренче тапкыр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Милли мәдәниятне саклау өчен» махсус призы булдырылды, аның хуҗасы шулай ук Гала-концертта билгеле булачак. Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International