Бүген «Мирас-наследие» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Uen Fest – Уен Фест» традицион уеннар Фестиваленең иҗади сменасы ачылды.
26-28 февраль көннәрендә фестивальдә катнашучыларны халык уеннары, мастер-класслар, музыка һәм биюләргә бай программа көтә.
27 февраль 18:30 сәгатьтә «Истәлек – Istelek» иҗат берләшмәсе артистлары катнашында узачак концертны турыдан-туры трансляциясен «Мәдәният.РФ» платформасында күрсәтәчәкләр.
Кичләрен «Татармультфильм» анимация берләшмәсенең «Идел буе батырлары» мультфильмнарын карау планлаштырылган.
"Uen Fest" - халык мәдәнияте ярдәмендә балаларны виртуаль аралашудан тыш тере аралашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән масштаблы проект.
«Uen Fest» фестивале балаларны милли мәдәнияткә, традицион халык уеннарына, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә җәлеп итү һәм республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан үткәрелә.