ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 13-31 маенда М.Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак Рудольф Нуриев исемендәге XXXV Халыкара классик балет фестивале ачылуга бер атна калып бара. Быел форумга Россиянең әйдәп баручы театрларыннан 20 дән артык артист чакырылган.

Фестивальне П.Чайковскийның Анатолий Нежный сценографиясендә яңартылган "Щелкунчик" балеты премьерасы ачачак.

Фестиваль программасын чакырылган солистлар һәм Казан труппасының әйдәп баручы солистлары катнашында Гала-концертлар (30-31 май) тәмамлый.

12 май Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры Маскатның Король опера театрында концерт куячак. Оркестр күренекле композиторлар - Ференц Лист, Сергей Рахманинов һәм Александр Бородинның музыкасын башкарачак.

ТР Дәүләт академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский җитәкчелегендә уйный..

Оманда Александр Сладковский җитәкчелегендәге оркестрның Оманда беренче чыгышы түгел. Февраль аенда коллектив Дубайда Symphonic Middle East фестивалендә заманның күренекле солистлары белән бергә чыгыш ясаган иде инде.

12 майдан 15 майга кадәр “Әкият” татар дәүләт курчак театрының һәм Түбән Новгород дәүләт курчак театрының алмаш гастрольләре узачак.

Шулай ук гастроль кысаларында «Әкият» курчак театры делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуны планлаштыра.  

Дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә үскән 135 еллык Себер чыршысы “2022 елның Россия агачы” милли конкурсында катнаша. Татарстаннан 30 метрлы Себер чыршысы тәкъдим ителә (Picea obovata Ledeb).

2012 елда Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә әлеге агач бөтенроссия әһәмиятендәге «Агач -  табигатьнең тере һәйкәле» статусына ия булды.

***

“Россиянең ел агачы” конкурсы 2017 елдан бирле уздырыла. Анда төрле төбәкләрдә үскән һәм Россиянең табигый, мәдәни, тарихи, рухи мирасы булган гаҗәеп табигый раритетлар катнаша.

Илнең баш агачы өчен тавыш бирү «Агачлар - табигатьнең тере ядкәрләре» бөтенроссия программасы сайтында уза - www.rosdrevo.ru. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

«Без Бөек Держава өчен» бөтенроссия музыка проекты кысаларында үткәрелә торган Россия көненә багышланган «Бөек Держава өчен» хәрби һәм патриотик җырлар фестиваль-конкурсы икенче Бөтенроссия ачык дистанцион (online) фестивале уза.

Конкурсны «Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Казак мәгълүмат-аналитика үзәге оештыра.

Үткәрү урыны: Россия, Санкт-Петербург шәһәре, 12 июнь 2022ел.

Башлана: 13.00 сәг.
Гаризалар 2022 елның 1 апреленнән 2022 елның 12 июненә кадәр кабул ителә.

КОНКУРС турында нигезләмә

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы "Казан халык сәнгать кәсепчелеге техникумы" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе директоры Сәүбәнова Раушания Кыяметдин кызының әнисе Сәүбәнова Минзадә Мингат кызының үлеме уңаеннан кайгысын уртаклаша.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова борынгы гореф-гадәтләр тарихы музеенда булды. Министрны Казан-Нократ епископы Евфимий, Казанның кафедраль соборы настоятеле  иерей Роман Донцов һәм музейны саклаучы Роман Царевский озатып йөрде.

Ирада Хафизҗан кызы визит барышында музейның уникаль экспонатлары һәм фондлары белән танышты, алар үз эченә 400 атаманы алган: XVII гасырның сирәк китапларыннан алып чиркәү киемнәренә һәм көнкүреш әйберләренә кадәр бар.

6 май Татарстан халыклары дуслыгы йортында СССР халыклары телләрендә язылган листовкалар күргәзмәсе ачыла, алар Советлар Союзы геройлары - төрле милләт вәкилләре турында сөйли.

Ачылу тантанасы 14:00 сәгатьтә Татарстан халыклары дуслыгы йортының тантаналар залында узачак. Керү ирекле.

2022 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында ел саен уздырыла торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Бәйрәмдә беренче тапкыр агач ую «Агачны ую осталыгы-2022» фестиваль-конкурсы узачак. 

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 12 маена кадәр «Таткультресурсцентр» ДБУ рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча кабул ителә:  https://tatcultresurs.ru/event/festival-konkurs-rezchikov-po-derevu-reznoe-sovershenstvo-2022. Конкурс турында тулырак мәгълүмат - https://tatcultresurs.ru/node/7751.

Конкурсны Лаеш районы Башкарма комитеты белән берлектә “Таткультресурсцентр” ДБУ оештыра.

7 май, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Без хәтерлибез! хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International