«Агач ую осталыгы - 2022» агачны уеп ясау буенча фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

2022 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында ел саен уздырыла торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Бәйрәмдә беренче тапкыр агач ую «Агачны ую осталыгы-2022» фестиваль-конкурсы узачак. 

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 12 маена кадәр «Таткультресурсцентр» ДБУ рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча кабул ителә:  https://tatcultresurs.ru/event/festival-konkurs-rezchikov-po-derevu-reznoe-sovershenstvo-2022. Конкурс турында тулырак мәгълүмат - https://tatcultresurs.ru/node/7751.

Конкурсны Лаеш районы Башкарма комитеты белән берлектә “Таткультресурсцентр” ДБУ оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International