2022 елның 13-31 маенда М.Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак Рудольф Нуриев исемендәге XXXV Халыкара классик балет фестивале ачылуга бер атна калып бара. Быел форумга Россиянең әйдәп баручы театрларыннан 20 дән артык артист чакырылган.
Фестивальне П.Чайковскийның Анатолий Нежный сценографиясендә яңартылган "Щелкунчик" балеты премьерасы ачачак.
Фестиваль программасын чакырылган солистлар һәм Казан труппасының әйдәп баручы солистлары катнашында Гала-концертлар (30-31 май) тәмамлый.