Тинчурин театры ветераннар өчен «Без хәтерлибез!» акциясе үткәрә

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

7 май, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Без хәтерлибез! хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтеләчәк.

Быел тинчуринлылар ветераннарга язучы Салават Юзеев пьесасы буенча куелган «Кыяу урлау» комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакльгә Казаннан, шулай ук Арча, Балтач, Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән, Биектау, Теләче, Апас, Әлки, Саба, Әтнә, Кайбыч, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш һәм Татарстанның башка муниципаль районнарыннан 400дән артык ветеран чакырыла.

Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә, Җиңү көне алдыннан театр коллективы Татарстан ветераннары өчен бүләк оештыра. "Театр ел саен Җиңү көнен зурлап билгеләп үтә. Чөнки безнең театр фашизмны тар-мар итү эшенә зур өлеш керткән. Хәйрия спектакле күрсәтү - Тинчурин театрының матур традициясе. Без ветераннарыбызга батырлыклары өчен шулай рәхмәт белдерәбез", - ди Фәнис Мөсәгыйтов.

Чара кысаларында шулай ук Кәрим Тинчурин театры музеена экскурсия дә оештырыла һәм театр оркестры чыгышы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International