Июль-август айларында Казан халкын һәм кунакларын «Татар китабы йортында җәй» эксклюзив музей программасы көтә. Төнге экскурсияләр, әдәби иртәнге ашлар, музей балконында лекторияләр, Кабан күле буенда әңгәмәләр һәм башкалар.
7 июль Казан дәүләт циркы «Киләчәктә цирк» балалар цирк мәктәбенең 25 еллыгына багышланган тамаша күрсәтәчәк.
8 июльдә 10:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсенең ротациясе узачак.
8 июльдә 12:00 сәгатьтә Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгының сәнгать галереясендә Россияда 2022 елның истәлекле даталарының берсенә Бөек Петр I идарәче-реформаторның 350 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
«Россия Федерациясе фин-угор халыклары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән фин-угор халыкларының туган телләрендә «Безнең буын» авторлык шигырьләре һәм хикәяләр конкурсын игълан итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Пушкин картасы буенча чаралар планын 2022 елның 31 августына кадәр әзерләде. Сезгә кызык булган әйберне табыгыз!
2021 елда Татарстан коммерциячел булмаган сектор эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча Россиядә топ-3 төбәк исемлегенә керде. Бүген Казанда социаль коммерциячел булмаган оешмаларның V республика форумы утырышында эш планнары һәм булган проблемалар турында фикерләр әйтелде. Оешма вәкилләре белән әңгәмәдә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
2022 елның 8 июлендә «Иван Купала» славян мәдәнияте бәйрәмен уздыруның төп мәйданчыгы Яшел Үзәнк шәһәренең «Авангард» паркы булачак. Бәйрәм 15:00 сәгатьтә шәһәр күле территориясендә ачыла.
6 июльдә 12.00 сәгатьтә Зөя утрау -шәһәрчегенең тарих музееның күргәзмәләр залында «Зөя утрау-шәһәрчегендә Идел буе болгарлары: бөек чорның матди һәм рухи эзләре» күргәзмәсе ачылачак. Ул Идел Болгары (VIII-X гг) һәм XX гасыр башына кадәр татар халкы тарихына багышланган. Күргәзмә Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына ачыла.
Казан Кремлендә Президент мәдәни инициативалар фондының грант конкурсында җиңүче булган БалагурЛаб театр лабораториясе дәвам итә.