«Русское лето» масштаблы музыка фестивале илнең биш федераль округында узачак һәм 19 шәһәрне колачлаячак. Анда 100 меңнән артык кеше катнашачак.
Программада - танылган Россия башкаручылары катнашында музыкаль концертлар, алар арасында «7Б», «СерьГа» рок-төркемнәре һәм башкалар. Шулай ук популяр җирле артистлар чыгыш ясаячак.
Зур шәһәрләрдә концертлар белән беррәттән ачык һавада иҗади һәм спорт чаралары да планлаштырылган. Фестивальдә катнашучылар урам спорты белән шөгыльләнә, уңышлы спортчыларның мастер-классларын һәм «Дөньяның иң көчле милләте» тамашасын карый алачак, популяр блогерларның чыгышларын күрәчәк. Моннан тыш, фестиваль кысаларында
#СвоихНЕбросаем интерактив кабиналар эшләячәк, анда һәркем Россия хәрби хезмәткәрләренә ярдәм итүгә видеомөрәҗәгать яздыра алачак.
«Русское лето» музыкаль фестивале Президентның Мәдәни инициативалар фонды катнашучысы. Чара Халык фронты ярдәме белән оештырылды.