2022 елның 17-25 августында Кырым Республикасының Кара диңгез районы Межводное авылында Евразия халыклары Ассамблеясе ярдәме белән «Алтын Мәйдан Кырым-2022» IX Халыкара фольклор инклюзив фестиваль-конкурсы узды. Чара Кырымның көнбатыш ярында 250 катнашучыны, 25 үзенчәлекле коллективны берләштерде.
2022 елның 26 августында 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә Бакый Урманчы исемендәге Республика премиясен тапшыру һәм Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
КОНКУРС ЧАРАЛАРЫНЫҢ ПЛАНЫ (2022-2023 УКУ ЕЛЫ)
Чараларда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны оештыру комитетында алырга мөмкин. Тел.: 8(495) 766-19-06;
Электрон почта: orgkomitet@roskonkurs.com
«Батырлык хәтере» Бөтенроссия иҗат патриотик фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. гариза һәм хезмәтләр 2022 елның 19 сентябренә кадәр кабул ителә.
2022 елның 30 августында 11:00 - 16:00 сәг. кадәр «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме узачак.
Концерт программасы 11:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда башлана һәм Бауман урамы аша Казан Кремленә кадәр гармунчылар парады белән дәвам итәчәк. Гармунчылар парадын Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкләячәк.
14:00 сәгатьтә Казан Кремлендә бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы оештырылачак.
2022 елның 29 августында 10:00 - 16:00 сәг кадәр «Чулпан» мәдәни үзәгендә (Җиңү проспекты, 48А) XIV Бөтенроссия татар фольклоры «Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсы узачак.
2022 елның 30 августында 11:00 - 16:00 сәг. кадәр «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында «Һөнәр» фестивале узачак.
Программада - бәйрәм концерты, һөнәрчелек остаханәсе, әдәби ишегалды һәм башкалар.
30 августта 20:00 сәгатьтә Игенчеләр сарае янындагы мәйданда Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский җитәкчелегендә "Казан көзе" XII Халыкара опера фестивале узачак.
2022 нче елның 30 нчы августында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе эчендә һәм территориясендә бишенче яңа татар мәдәнияты Tat Cult Fest фестивале узачак. Төп программа көндезге өчтә башлана, шул ук вакытта кайбер мәйданчыклар инде төштән башлана.
1 сентябрь Белем көнендә «Сыйныф әкияте» Бөтенроссия әдәби конкурсының сайлап алу этабы башлана. Конкурс Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә язучылар һәм нәширләр ассоциациясе үткәрә.