23 августта Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл һәм яңа Мәдәният йорты ачылды.
Кунаклар авыл Мәдәният йорты бинасы фойесында Тукай районының атаклы кешеләре - Шәҗәрәләр күргәзмәсе белән танышты.
Күргәзмә белән танышканнан соң, кунаклар Мәдәният йортының тамаша залында Князевск авыл Мәдәният йортының “Энҗе” хореография коллективы “Гармун” биюен карадылар.