«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Тере легендалар һәм хикәяләр» театр фестивале вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards–2025 XIV халыкара премиясендә «Иң яхшы урам театральләштерелгән тамаша һәм карнавал»номинациясендә җиңде. Быелгы җиңүчеләрне 28 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә игълан иттеләр.
2025 елда Russian Event Awards премиясенә Россиянең 63 төбәгеннән, Беларусь Республикасыннан һәм Көньяк Осетиядән 473 проект тапшырылган. Финал чараларында катнашу хокукын Россиянең 57 төбәгеннән, Беларусь Республикасыннан һәм Көньяк Осетиядән 370 проект алды.