3 декабрьдә татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе – Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тула. Казанда һәм Татарстанда юбилей датасына багышланган бәйрәм чаралары узачак.
9.30 да Сул Болак һәм Татарстан урамнары киселешендә композитор һәйкәленә чәчәкләр салу булачак. Тантаналы чарада Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге вәкилләре, артистлар, композиторлар, музыка белгечләре һәм башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, композиторның туганнары катнашачак.
Шул ук көнне Салих Сәйдәшевнең яңартылган музеен ачу тантанасы булачак, ә 4 декабрьдән музей һәркем өчен ачык булачак. Ул элеккечә Татарстан Республикасы Милли музееның филиалларының берсе, аның исеме үзгәрде - хәзер ул Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее.
3 декабрь-Татар филармониясендә. Г.Тукайның музыкаль-әдәби лекорие, сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры – Татарстан Республикасының халык артисты Владимир Васильев узачак. Салих Сәйдәшев җырлары яңгыраячак.
Шул ук көнне Биектау мәдәният йортында композиторның 125 еллыгына багышланган концерт була.