Бүген Санкт-Петербург дәүләт театр һәм музыка сәнгате музеенда (Музыка музее) Шереметев сараенда төрки музыка инструментларының уникаль интерактив күргәзмәсе ачылачак.
Президент мәдәни инициативалар фонды 2023 елда беренче махсус грант бәйгесенә 21 июньдә гаризалар кабул итә башлый.
26 июньнән 1 июльгә кадәр Казан Кремле территориясендә түләүсез җәйге лагерь узачак.
Быел көз көне ТР Милли китапханәсендә Yokai matsuri гаилә аниме-фестивале узачак. Тзрҗемәдә чараның исеме «Руханилар йөреше» дигәнне аңлата. Бәйрәм кунаклары традицион һәм заманча япон мәдәнияте һәм традицияләре белән танышачак. Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен ирекле керү.
2023 елның 16 июнендә «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында дөньяда беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкованың 60 еллыгына багышланган «Йолдызларга һәм хыялларга таба» дип исемләнгән масштаблы Бөтенроссия акциясе старт ала.
2023 елның 14 июлендә Россиядә бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Роман улы Державинның 280 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Рус әдәбиятын Г.Р.Державин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Аның поэзиясе XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында иҗат иткән шагыйрьләр эшчәнлегенә генә түгел, аннан соңгы чордагы рус әдәбиятына да йогынты ясый.
Мәскәүдә Татарстан Республикасының РФ Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Россия-Көнчыгыш» Халыкара милли мәдәниятләр фестивален («Казанда Көнчыгыш базары») тәкъдир иттеләр. Чарада Әзербәйҗан, Бахрейн, Иран, Казахстан, Кытай, Палестина, Сүрия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Россия регионнары илчелекләре вәкилләре катнашты. Проектның авторы, Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов фестиваль программасында бу елның октябрендә Казанда җиде зур чара узачагын игълан итте. Тантанада гала-концерт, шулай ук «Ялла» легендар төркеме гастрольләре каралган, дип билгеләп үтте ул.
25 июнь А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә казак җырларының «Казак боҗрасы» ачык конкурс-фестиваленең финал туры узачак. Анда гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы да үтәчәк. Чара 11:00 сәгатьтә концерт бәйгесе программасы белән башланачак һәм йомгаклар ясау белән дәвам итәчәк, бүләкләү белән тәмамланачак.
«Таткультресурсүзәк» ДБУ милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында йолаларны, гореф-гадәт, традицияләрне саклап калу, үсеп килүче буынны традицион халык мәдәнияте нигезләре белән таныштыру, киләчәк буында халык традицияләренә кызыксыну уяту, 2023 елда йола эшчәнлегенең традицион рәвешләрен торгызу максатларында «Традиция миннән башлана» республика акциясен башлап җибәрде.
«Ага Базар 2023» ярминкәсендә катнашучы «Халык кәсепләре осталары өчен маркетинг» халык сәнгать һөнәрләре осталары өчен гариза бирү кампаниясе ачылды.