Мәскәүдә Татарстан Республикасының РФ Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Россия-Көнчыгыш» Халыкара милли мәдәниятләр фестивален («Казанда Көнчыгыш базары») тәкъдир иттеләр. Чарада Әзербәйҗан, Бахрейн, Иран, Казахстан, Кытай, Палестина, Сүрия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Россия регионнары илчелекләре вәкилләре катнашты. Проектның авторы, Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов фестиваль программасында бу елның октябрендә Казанда җиде зур чара узачагын игълан итте. Тантанада гала-концерт, шулай ук «Ялла» легендар төркеме гастрольләре каралган, дип билгеләп үтте ул.