ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Хәбәр итәбез, «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзебезнең цифрлы продуктларны, сервисларны һәм платформалы чишелешләрне эшләү һәм гамәлгә кертү проектларына дәүләт ярдәме чараларының комплекслы системасы эшли.

26нчы июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә, «Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында, Саба муниципаль районы үз җирлегендә буыннан-буынга тапшылырылып килә торган, мәдәни-тарихи, этнографик мирасын чагылдырган «Дастаннарга тиң, әй, ямьле Сабам!» дип исемләнгән бай программа тәкъдим итә.

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. 

2023 елның 21 июненнән 29 июненә кадәр «Мастеровые» Рус драма театры (Яр Чаллы шәһәре) үз мәйданчыгында 5 нче Халыкара рус телле чит ил театрлары фестивален кабул итәчәк.

29 июньнән 2 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» V Халыкара музыкаль фестивале узачак. 

2023 елның 23 июнендә 16:30 сәг. «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы күргәзмә залларында «Минем Иран» күргәзмәсе ачылачак. Биредә төрле сәнгать төрләре тәкъдим ителә: эмаль бизәкләре, агачтан инкрустация, бирюза, чеканка, каллиграфия, келәм туку, кул эше тукымалары, «терме» техникасында эшләнгән миниатюра һәм башкалар. 

22 июньдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһанов музыкасына «Җәлил» спектакле куела. Әлеге чара Татарстанның хәрби хезмәткә чакырылучыларына багышлана. Шулай ук Хәтер һәм фаҗига көненә (Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел) карата куела. Спектакль 15.00 сәгатьтә башлана.

22 июньдә ТР Милли музеенда һәм филиалларында Хәтер һәм фаҗига көненә берничә чара үткәрү планлаштырылган.

22 июнь 11.00 сәгатьтә Печище авылы Мәдәният йортында Янка Купалы музее (ТР Милли музее филиалы) тарафыннан әзерләнгән күчмә күргәзмә ачылачак. Хәтер һәм фаҗига көненә багышланган күргәзмә Белоруссиянең халык шагыйре Иван Доминик улы Луцевичның сугыш чоры турында сөйли, ул  укучыларга Янка Купала (1882-1942 еллар) исеме астында таныш. Күргәзмә-хәрәкәт экспонатлары тамашачыларга фашизмга каршы көрәшкә багышланган шагыйрь иҗаты турында сөйләячәк.

17-18 июньдә Казанда “Алмаш” (“Смена”) заманча мәдәният үзәге, Татарстан Милли китапханәсе һәм “Яхшы эшләр формуласы” СИБУР социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә парклар һәм скверлар дирекциясе оештырган алтынчы Җәйге китап фестивале узды. Фестивальнең стратегик партнеры - “Тере шәһәр” фонды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International