М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Җәлил» спектаклен күрсәтәчәкләр

2023 елның 20 июне, сишәмбе

22 июньдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһанов музыкасына «Җәлил» спектакле куела. Әлеге чара Татарстанның хәрби хезмәткә чакырылучыларына багышлана. Шулай ук Хәтер һәм фаҗига көненә (Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел) карата куела. Спектакль 15.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International